Файдалы, җанлы, укучыларга рухи яңарыш чаткылары һəм өмет бүлəк итə торган китап язу өчен бары тик кулга калəм алырга, аны карага манарга һəм күңелне кəгазьгə бушатырга гына кирəк дип əйтəлəр. «Рухи дөнья» менə шулай барлыкка килə дə инде. Бу хəтта дөнья гына датүгел, ə Мөхəммəд пəйгамбəрнең варислары − «алтын дəвернең» йөзлəгəн галимнəре тарафыннан тупланган рухи гыйлемнең якты чагылышы белəн нурланган һəм бизəлгəн тулы бер Галəм. Аз гына булса да эчке дөнья белəн яшəгəн кешелəрнең барысы өчен дə рухи дөнья ачык. Монда һəр кеше үзенең рухи кичерешлəренең, уйлануларының, омтылышларының, югары күтəрелү һəм түбəн төшүлəренең кайтавазын табачак. Лəкин бу медитация һəм коры формализмга корылган фəлсəфə дəреслеге түгел, бəлки Кыямəт көнендə Аллаһ каршында хисапка əзер булу һəм дөньяда күбрəк нəрсəгə ирешү өчен, һəрвакыт танып белергə, үсəргə, тормыштан гыйбрəт алып анализ ясарга омтылган җан өчен кулланма. Бу дөньяда бернəрсə дə: начарлык та, яхшылык та; хəсрəт тə, бəхет тə мəңгелек түгел. Рухи каһарманлыкка илтүче сикəлтəле юлдан курыкмыйча, тормыш мəшəкатьлəре баткагында таптанмыйча һəм ялган чарасызлык чокырына батмыйча хəрəкəт итəргə көч биргəн рухи халəт һəм канəгатьлек, түземлек һəм максатка омтылучанлык тормышта аеруча мөһим. Авырлыклар безне бөкмилəр дə, сындырмыйлар да, бары тик чыныктыралар гына. Əйлəнə-тирəбездə булган төрле дəрəҗəдəге катлаулы вакыйгаларны ничек кабул итүебез безнең үзебездəн тора бит. Бу вакыйгаларның үзлəренə караганда, аларга реакциябез куркынычрак, чөнки бу хəлне тагы да катлауландыра. Бу тормышта безгə меңлəгəн мөмкинчелек бирелə һəм аларның берсендə кулдан ычкындырмыйча, барысын да куллану яхшы булыр иде.